«Сүз эчендә хикмәт бар»: әңгәмә (0+)

24 август көнне 17 нче санлы китапханәдә «Сәйлән» клубы кысаларында мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән «Сүз эчендә хикмәт бар» дигән әңгәмә  үтте.  

суз эчендэ хикмэт
20210824_094746
20210824_103416

Әңгәмә барышында балалар татар халык акылы буыннан буынга күчеп килеп хәзерге көннәргә кадәр сакланган халык авыз иҗатында тулырак чагылуы турында белде. Нәни укучыларыбыз игътибарына «Татар халык авыз иҗаты» китабындагы мәкальләр тәкъдим ителде. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар актив рәвештә сорауларга җавап бирде һәм табышмаклар чиште, сүзләрнең мәгънәләрен аңлатты. Шулай ук «Ватык телефон», «Сүзне дәвам ит», «Тыпырда – кул чап» уеннары да аларның күңеленә хуш килде. Чара азагында балаларны Чаллы язучылары Н.Мадьяров, М.Газизов, Ә.Ситдыйкова китаплары һәм «Сабантуй», «Салават күпере» журналлары белән таныштырдылар.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: